100 меңнән артык татар яшәгән төбәктә – Төмәндә, телерадиокомпаниянең чираттагы корпункты ачылды. Әлеге тантанада каналны чираттагы уңышы белән күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре котлады. Алар арасында Татарстан кунаклары да бар иде. Корпункт оештыруда Татарстанның Дәүләт Советы һәм республика хөкүмәтенең ярдәме зур булды.
Хәзер Төмәндәге бу филиал ярдәмендә тамашачылар төбәк яңалыклары, татар диаспораларының яшәеше, җитәкчеләрнең эшчәнлеге белән танышып бара алачак. Төмән өлкәсе Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Александр Новонашин котлау мөрәҗәгатендә: “Корпункт инде үз эшен берничә ай элек башлады. Шул вакыт эчендә чыккан материалларда өлкәгә булган хөрмәт күренеп тора. Без каналны татарларны берләштерү факторы итеп кабул итәчәкбез” диде.
8 ел эшләү дәверендә “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы күп кенә тамашачыларның күңелен яуларга өлгерде. Моңа кадәр Мәскәү, Екатеринбург, Ижау, Әлмәт, Ульяновскида каналның үз корпунктлары бар иде.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры