Карелия делегациясе мөфтияте ике төзәтү колониясендә булган. Бу хакта җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте җитәкчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Дин әһелләре Петрозаводсктагы ИК-9 һәм Сегеждагы ИК-7 объектларында булган.
“Бүгенге көндә ИК-9 да йөзгә якын ислам динен тотучы тоткын исәпләнә. Алар белән даими рәвештә – аена 3-4 тапкыр очрашулар оештырыла. Биредә дини сораулар күтәрелә, рухи-әхлакый эчтәлектәге лекцияләр укыла”, – дип хәбәр итә матбугат хезмәте. Бу очрашу мөселманнарның фарыз уразалары төгәлләнү уңаеннан үткәрелде, дип җиткерә Карелинформ.
ИК-7 дә мөфтият вәкилләре берничә дистә тоткын белән шәхсән әңгәмә алып барды. Билгеләнеп үтелгәнчә, ислам динен тотучы тоткыннар колония җитәкчелеге тарафыннан да, башка тоткыннардан да бернинди басым, көч сизми. “Мондый очрашулар тоткыннарны рухи-әхлакый яктан тәрбияләргә ярдәм итә. Колония җитәкчелеге мондый чараларны оештырырга һәрчак ярдәм итеп тора”, – дип белдерде Карелия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти, шәех Висам Али Бардвил.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Илдар Баязитов феномены: дин, җәмгыять һәм әдәбият тоташкан урында
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры