11 сентябрь вакыйгалары уңаеннан Америкада мөселманнарның изге китабы – Коръәни-Кәримнең берничә данәсе, утта яндыру өчен җибәрелде. Пастор Терри Джонсның “яндырып бетерергә” дигән чакыруы, мөгаен, шуннан соңгы “беркайчан да яндырмаска” дигән чыкаруыннан көчлерәк булган, ахрысы. Кичә, Нэшвилл шәһәреннән ерак түгел үзләренең ишегалдында ике священник Коръәннең берешәр данәсен яндырды.
Бу хакта Рейтор агентлыгы хәбәр итте. Алар әйтеп үткәнчә, аны яндыручыларның берсе дә нинди дә булса әйдәп баручы чиркәүгә карамый. Мөселманнарның изге китабын Нью-йоркта да пычраталар – анда шимбә көнне трагедия урыныннан ерак түгел мәчет төзелешенә “риза” һәм “каршы” булучылар акция узды. Демонстрация вакытында бер катнашучы Коръән чыгара, аның берничә битен ерта һәм яндыра. Икенчесе ертылган битләр белән мәгънәсез хәрәкәтләр ясый, дип хәбәр ИТАР-ТАСС.
Американың рәсми кешеләре, яндыру планына бик актив каршылык белдерүләренә дә карамастан, бу вакыйгаларга карата бернинди дә мөнәсәбәтен белдермәделәр. Мөселман вәкилләре кебек. Терри Джонсның чакыруларын “дини сугыш” башлануга тиңләүчеләр дә булды.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.