14 сентябрьдә Казанда Халыкара музей форумы ачыла. Чара Татарстанның Милли музеена 115 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган юбилей тантаналары кысаларында оештырыла.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форумга Россия һәм якын чит илләрдән – Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Литва республикаларыннан музей белгечләре чакырыла. Чарада Россиянең иң эре музейлары – Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Рус музее, Россия этнография музее, Дәүләт Дарвин музее һәм башка музейлар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
Форум кысаларында “Музей һәм җәмгыять: берләшүнең заманча модельләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аның кысаларында фәнни секцияләр, төрле проблемалар күтәреләчәк семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр эшләячәк. Секцияләр утырышлары ТР Милли музее, Г.Тукай әдәби музее, Е.Боратынский музее, А.М.Горький әдәби-мемориаль музее, В.И.Ленин музей-йорты, Табигать тарихы музеенда үтәчәк.
Форумда шулай ук Россия Музейлар берлеге һәм Халыкары музейлар берлегенең Россия комитеты президиумнарының киңәйтелгән утырышлары да каралган. Анда Россиянең атаклы музейлары директорлары – Дәүләт Эрмитажы җитәкчесе М.Пиотровский, “Ясная Поляна” Л.Толстой музей утары” Дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы директоры В.И.Толстойның да катнашуы көтелә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.