Милли сәясәт министры Сергей Авезниязов мөселманнар янында ифтарда булган. Әлеге ифтар “Райский сад” кафесында 27 августта булды. Әлеге чараны Саратов өлкәсенең Диния нәзарәте оештырды. Анда милли оешмаларның җитәкчеләре дә, хакимият вәкилләре дә, эшмәкәрләр дә катнаштылар.
Мисырдан килгән Мөхәммәд Сараҗа Әбү Мөхәммәд исемле Коръән-хафиз аятьләр белән ифтар мәҗлесен ачып җибәрде. Ул анда тәрәвих намазларын да алып барган икән. Аннары Саратов мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов сөйли башлады дип белдерә СӨДН сайты. Ул ураза бәйрәменең якынлашып килүен әйтте.
Узган елдагы кебек, быел да аны Җинү паркында үткәрергә җыеналар. Сергей Авезниязов та ярдәм итәргә теләген белдерде. Ифтардан соң кунаклар оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Ураза бәйрәмен зур күләмдә башкарырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.