Башкортостанның Нефтекама шәһәрендә тукталып торган мәчет төзелеше урыныннан кузгалды. Бу мәчет төзелешенә шәһәр эшкуарларлары акча бирәчәк, чөнки менә ничә еллар инде мөселманнар үз көчләре белән генә берничек тә алга китә алмый. Бу мәчетне 2003 елда төзи башлаганнар, ни дисәң дә, күп кенә мөселманнар моны бүгенгедәй булса хәтерли. 2004 елда төзелеш эшләре туктап кала. Намазга йөрүчеләрнең күбесе картлар, һәм аларның пенсия керемнәренә генә мәчетне торгызып булмый дип белдерә "Башинформ" агентлыгы.
Нефтекама шәһәре эшкуарлары моңа кадәр үзләренә хакимиятләр тарафыннан басым булудан зарлана иде. Хәзер исә, Башкортстанга яңа Президент тәгаенләнгәч, алар иркен сулыш алды, чөнки Рөстәм Хәмитов урта һәм кече бизнес вәкилләренә һәрдаим ярдәм булачагын ышандырды.Нефтекамада күпчелек халыкны татарлар тәшкил итә. Биредә мөселманнар өчен яңа, зуррак мәчет ихтыяҗы күптән туган иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.