Соңгы елларда күп кенә предприятие-оешмалар үз хезмәткәрләре өчен Изге Рамазан аенда ифтар ашы оештыруны матур бер традициягә керттеләр. Бу матур башлангычны “Яңа гасыр” ТРКдә хуплады. 18 август көнне компания ашханәсенә Рамазан уразасын тотучы телевидение һәм радио хезмәткәрләре җыелды. Чарада “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова, ТР Мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, шулай ук хаҗилар клубы рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты Фәрит Мифтахов катнашты.
Мөфти үз вәгазендә һәр мөселман тормышында изге Рамазан ае һәм уразаның мөһимлеген искәртте һәм телерадио дулкыннары аша республикада, илдә мөселман өммәте тормышының киңкырлы яктыртылуына рәхмәтен җиткерде. Шулай ук мөфти “Яңа гасыр” ТРК өчен мондый ифтар ашлары традициягә әйләнәчәгенә ышанычын белдерә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры