Үткән чәршәмбе көнне Мисыр мөселманнары авыз ачуны утсыз үткәрде. Шулай итеп, алар үзенчәлекле һәм романтик ифтар уздырды, дип белдерә Los Angeles Times газетасы. Наср,Маади һәм Нарам шәһәрләрендә, шулай ук кичке 6 дан башлап 9 тиклем ут булмады. Бу хөкүмәтнең энергия запасларын саклап калуның бер чарасы итеп аңларга була.
"Еш энергия өзелеп торуда хөкүмәт гел безне генә гаепләргә тиеш түгел, бүген ул безнең алдыбызда бурычлы", - дип саный энергия холдингы җитәкчесе Мохамед Аскалани. Мисыр дәүләтенең халык саны арта барганга күрә энергия мәсъәләсе бик кискен тора.
Бу карарга каршы килүчеләр Каһирә шәһәренә илтүче төп юлны каплаганнар. "Дәүләт эшлеклеләре бу мәсъәләне берничек тә хәл итми, үзегез карагыз дип әйтәләр", - дип зарлана ризасызлык белдерүченең берсе.
Шул уңайдан Мисыр Президенты Хөсни Мөбәрәк энергия министры Хәсән Юнисны һәм Petroleum компаниясе җитәкчесе Заме Фәманы үзенә чакыртты. Ике министырлык арасындагы булган бәхәсләр юкка чыгарга тиеш дип аңлатты.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры