12 августа "Сөләйман" мәчетендә узган ифтар тантанасында "Кол Шәриф" мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс, "Палитра-Стиль" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Таһир Вәлиев катнашты. Рамил хәзрәт мөселманнарга уразаның асылы турында бик эчтәлекле хөтбә сөйләде.
Таһир Вәлиев исә күзләре начар күргән мөселманнар өчен төзелеп килгән яңа тернәкләндерү үзәге турында сөйләде. Нәкъ аның җитәкчелегендәге "Палитра-Стиль" компаниясе бу төзелеш эшләрен алып барачак. Т. Вәлиев сүзләренчә, Серова урамында урнашачак тернәкләндерү үзәге ике ел дәвамында төзелеп бетәргә тиеш.
Ифтар-мәҗлесләрен уздыру безнең республикабызда күркәм гадәткә әйләнеп бара. Менә "Сөләйман" мәчетендә дә көн саен 150 кешегә табын әзерлиләр. Ифтарга кем тели, шул килә ала. Бер өстәл артында кузләре начар күргән, колаклары начар ишеткән, аз керемле, ятим мөселманнар, махсус интернат балалары һәммәседә җыелышып авыз ача, бер-берләре белән аралаша.Таравихтан соң кунакларны автобус өйләренә алып кайта.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры