15-19 сентябрьдә узачак VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында II Һәвәскәр кино фестивале оештырылачак. Фестивальнең матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча фестиваль Казан һәм республиканың яшь киночыларына иҗади яктан ярдәм итү, аларның һөнәри дәрәҗәсен үстерү һәм яшьләр арасында кино сәнгатен популярлаштыруны максат итеп куя. Фестиваль көннәрендә һәвәскәр кино режиссерлары, операторлар, сценарий авторлары өчен фикер алышу мөмкинчелеге дә тудырылачак. Шулай ук алар өчен төрле мастер-класслар, дәресләр үткәрү дә күздә тотыла, ди чараны оештыручылар.
Әлеге фестивальдә бары тик һәвәскәрләр генә катнаша, фильмнарның тематикасы чикләнмәгән. Җиңүчене бик шәп бүләк көтә — дәүләт ярдәме белән дебют фильм төшерү.
Чарада катнашу өчен фильм дискларын 1 сентябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420095, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.