Башкортстанның Мәчетле районы имамнары авыруларга рухи ярдәм күрсәтүгә алынган. Дин вәкилләре районның үзәк хастаханәсендә авырулар белән очрашкан. Очрашу барышында вәгазьләр сөйләнгән, җәмәгать намазлары үткәрелгән. Шулай ук авыруларның тизрәк сихәтләнүен, хастаханә хезмәткәрләре исән-имин булуын сорап, догалар кылынган.
Бу эшкә чиркәү вәкилләре дә кушылган. Имамнардан соң алар да христиан динен тотучы авырулар белән аралашып кайткан. Ислам дине вәкилләре хастаханәгә Коръән бүләк иткән булса, православие дине вәкилләре авыруларны икона бүләк итеп сөендергән, дип хәбәр итә «Башкинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Дин вәкилләре белән очрашу авыруларга уңай тәэсир иткән. Алга таба ондый очрашуларны даими үткәреләчәк, дип белдерә хастаханә җитәкчелеге. Әйтергә кирәк, мондый тәҗрибә күп кенә дәвалау учреждениеләрендә кулланыла. Тормышка ышанычы, өмете сүнгән авыруларда яшәү көче уяту бик кирәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.