Чечня Республикасы башкаласында урнашкан «Грозный-Сити» сәүдә-күңел ачу үзәге каршындагы Ислам үсеше үзәге Рамазан ае вакытында хәйрия акциясе үткәрә. Акция яман шеш белән авыручы балалар өчен акча җыюга юнәлдерелгән берничә чараны берләштерәчәк.
Сәүдә-күңел ачу үзәгенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Сергей Витаев «Грозный-Информ» агентлыгы хәбәрчесенә әйтүенчә, биредә ислам тематикасы булган фильмнар күрсәтү планлаштырыла. Иртәнге сеанслар дәүләт учреждениеләре һәм укучылар өчен оештырылачак.
Сәүдә үзәгенең икенче корпусында «Чечня Республикасында Рамазан ае» дип аталган күргәзмә эшләячәк. Биредә ислам кибетләре үз продукциясен сата да алачак. Керемнең бер өлеше авыру балаларга ярдәм фондына күчереләчәк. Шулай ук монда яшьләр өчен белем бирү семинарлары да узачак.
Акциягә йомгак Рамазан ае ахырында махсус чара вакытында игълан ителәчәк. Чараларда Чечнядан гына түгел, башка төбәкләрдән оешмалар да катнаша ала. Акция ахырында дини-әхлакый тәрбия мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрү дә ниятләнә.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры