Пакыстанны су баса. Илдә туктаусыз көчле яңгырлар яву сәбәпле, елгалар ярларыннан ташып чыккан. Табигый афәттән 1400 кеше һәлак булган. Шулай ук ил буйлап 3 миллионга якын кеше су басулардан зыян күргән. Бу гадәттән тыш хәл Пакстан тарихында соңгы 80 елда күрелгән иң зур табигый фаҗига дип исәпләнә.
«Islamic Relief» халыкара хәйрия фонды су басудан зыян күрүчеләр өчен ярдәм әзерли. Хәйриячеләр 2 миллион Британия фунты күләмендә ярдәм җыярга ниятли. Әлеге акчалар йортсыз-җирсез калган кешеләрне су, азык-төлек, дару, торыр урын белән тәэмин итү өчен тотылачак.
Фонд шулай ук гуманитар ярдәм дә җыя. Юрганнар, палаткалар төялгән беренче гуманитар йөк Пакистанга җибәрелгән инде. Әмма халыкка кирәкле әйберләрнең исемлеге бик озын. Биредә бөтен мөселман илләре бергәләшеп ярдәм оештырырга тиеш, дип тәкъдим итә «Ислам.ру» сайты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.