Татарстан башкаласында изге Рамазан аена әзерләнү дәвам итә. 2 августта “Иман” Ислам мәдәнияте үзәгендә “Уразаны каршылап...” кичәсе үтте. Чара кысаларында Вәлиулла хәзрәт Якупның “Рамазан. Ураза” дип аталган китабы тәкъдим ителде. Шунысы сөенечле, китап татар телендә бастырылган.
Якынлашып килүче Рамазан ае турында вәгазьләр белән “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы, Казан Ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабирова, “Ак мәчет”нең имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Сабиров чыгыш ясады. 12нче хастаханә табибы Мәхмүт Гатин һәм ТР Мөселман табиблары ассоциациясе рәисе, ТР атказанган хирургы Камил Зарипов уразага әзерләнү буенча киңәшләрен бирде. К.Зарипов әйтүенчә, ул уразага алдан ук әзерләнә икән. Моның өчен табиб Рәҗәб һәм Шәгъбан айлары вакытында берничә көн ураза тотып алуын әйтте.
Кичә программасында музыкаль чаралар да бар иде. “Мәрҗән” коллективы җитәкчесе Гөлчәчәк Сәлимҗанова мөнәҗәтләр башкарды, бертуган Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевлардан торган “Кыстыбый” дуэты махсус программа белән чыгыш ясады.
“Иман” үзәге традициясе буенча, кичә бергәләшеп кичке аш ашау һәм дога кылу белән тәмамланды. Догада мөселманнар хәерле Рамазан аен теләделәр.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.