«Рамазан аенда бөтен ихтыяр көчен җыеп, мөселманнар кояш баеганчы ашаудан, якынлык кылудан һәм тәмәке тартудан туктап торалар. Безнең максат - кояш баегач та алар тәмәкегә тотынмасын иде. Рамазан аенда үз-үзләрен җиңсәләр, тартуны бөтенлоәй ташлаучылар да булыр», - дип өметләнә Ширҗ шәһәренең Дин эшләре департаменты рәисе Талиб ИбраҺим әл Марри.
Конкурста катнашырга теләүчеләр Департаментка шалтыратып, теркәлергә тиеш. Теркәлү узганнан соң алар медицина тикшерүе узачак. Рамазан аенда конкурсчыларга Департаментка хисап биреп торырга туры киләчәк. Тәмәкедән баш тарту алай ук авыр булмасын дип, конкурста катнашучылар өчен махсус семинарлар, тренинглар үткәреләчәк. Алар белән тәҗрибәле психологлар эшләячәк.
Рамазан тәмамланганнан соң, тәмәкесен ташларга карар кылучыларны кабаттан тикшерәчәкләр, финалга үтүчеләр билгеләнәчәк. Финалга үтүчеләр арасында лотерея оештырылыр, дип көтелә.
Әлеге проект кысаларында тартуны ташлау турында практик киңәшләр тупланган брошюралар да чыгару күздә тотыла, дип хәбәр итә «Исламский портал».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры