Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Искакый «Сөләйман» мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдиновага ТҖ МДНнең «Рәхмәт хаты»н тапшырды.
Мөфти хәзрәтләре Мәликә абыстайның мөгаллимлек һәм хәйрия эшчәнлеген югары бәяләде, ислам динен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде. «Сезнең эшегез бүген аеруча мөһим. Инвалидларга, күзләре күрмәүчеләргә, колагы ишетмәүчеләргә кайгыртучанлык күрсәтүегез башкаларга да үрнәк, өлге булырга тиеш»,-дип билгеләп узды Госман хәзрәт.
Әйе, Мәликә ханым әлеге мәчеттә бихисап зур эш башкара. Ул бигрәк тә күзләре күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтүне оештыру һәм мәчет каршында балаларның җәйге ялын файдалы итеп үткәрү белән шөгыльләнә.
Мәликә ханым сукырларны һәм саңгырауларны укыту буенча танылган белгеч булып санала. Рәхим-шәфкатьле булганы өчен дә аны Татарстан мөселманнары яхшы белә һәм ихтирам итә.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.