Рамазан ае вакытында Индонезия мөселманнарын порнографиядән саклаячаклар. Ураза башыннан контентында теге яисә бу формада порнография булган сайтларга керү мөмкин булмаячак. Индонезиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Тифатул Сембиринг моны “мөселманнарны уразадан берни дә игътибарын читкә юнәлттермәсен” өчен эшләнә ди. Әмма бу эшне әле башкарып чыгарга кирәк. Чөнки Интернетта оятсыз рәсемнәр, видео урнаштырылган сайтлар бик күп. Ә Рамазан тиздән килеп җитәчәк.
Министр шулай ук Индонезия кануннары буенча порнографик материаллар тарату өчен 5 елдан алып 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү турында да искә төшерде.
“Благовест-инфо” хәбәр итүенчә, ил президенты Сусило Бамбанга Юдхойоно күрсәтмәсе буенча Мөселман галимнәре шурасы интернет-порнографиягә каршы көрәш чараларын уйлый.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.