Буа районының Югары Лачы авылында балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды. Балалар өчен мондый бәйрәмне бернчә ел элек авыл мулласы Зариф хәзрәт Хәсәнов үткәрә башлаган. Инде хәзер Зариф хәзрәт мәрхүм. Әмма балалар Сабан туе ел саен үткәрелә торган матур бәйрәмгә әверелгән. Аны хәзер хәзрәтнең истәлегенә багышлап үткәрәләр.
Сабантуй балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Оныклары белән ак яулыклы әбиләр дә, түбәтәйле бабайлар да күңел ачарга килде. Шулай ук күрше авыллардан килгән, шәһәрдән кайткан кунаклар да күп булды.
Бәйрәмдә Сабантуйга хас барлык уеннар, конкурслар, ярышлар оештырылды. Аларда балалар да, өлкәннәр дә теләп катнашты. Бәйрәм өчен бүләкләрне дә мулдан әзерләгәннәр. Иганәчеләр Рифкать Сәъгдиев, Исмәгыйль Галиуллин, Ринат, Сәйдәш һәм Иршат Хәсәновлар балаларны сөендерердәй бүләкләр өчен акча кызганмаган.
Бәйрәмнең бизәге - көрәштә төп батыр исеменә Данис Рәхимов лаек булды. Рәсим Төхбиев исә икенче урында.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Рәисе «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты. Фотолар.