1 августта Татарстанның Кукмара районы Өркеш авылы янында быел дүртенче тапкыр мөселман хатын-кызлары өчен лагерь ачыла. Узган елларда бирегә килүче мөслимәләр ислам кануннары нигезендә гаилә кору, балалар үстерү, көндәлек тормышны алып бару кебек мәсьәләләргә кагылышлы сөйләшүләрдә, шулай ук төрле чараларда катнаштылар, белгечләр белән очраштылар. Быелгы программа да ял вакытын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүне күз алдында тота, дип хәбәр итә "Интертат".
Лагерьда барлыгы 30лап мөслимә ял итәчәк. Аны табиб, педагог Фәния Җәләлиева оештыра. Әлеге лагерьга барырга теләүчеләргә 31 июльгә кадәр “Гадел” мәчетенә шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан мөслимәләр берлеге.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры