Чечня Президенты Рамзан Кадыйров республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль үсеш министры Магомед Әхмәтов белән очрашуында сөйләшенгән төп мәсьәлә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эш белән тәэмин итү программасын тормышка ашыру булды.
М.Әхмәтов әйтүенчә, бу программа мөмкинлекләре чикләнгән бик күп гражданнарга даими эш урыны табарга ярдәм иткән. Шулай ук аларга үз эшләрен ачу мөмкинлеге дә тудырылды, дип хәбәр итә Чечня Президенты матбугат хезмәте.
«Федераль үзәк безнең министрлык эшләгән программаны хуплады, - ди министр. – Бүгенгә 17 инвалид эшкә урнаштырылган. Министрлык аларга хезмәт хакы түләү өчен оешмаларга акча күчереп бара. Моннан тыш, үзмәшгульлек юнәлеше буенча 150 кеше үз эшен ачып җибәрү өчен субсидия алды».
М. Әхмәтов шулай ук министрлыкның бу юнәлештә эшне күрмәүчеләр, чукрак-телсезләр һәм инвалидар җәмгыятьләре белән бергә алып баруын әйтте. Чукрак-телсезләр җәмгыяте белән, мәсәлән, тегү фабрикасы ачылган. Өр-яңа тегү машиналары белән җиһазландырылган фабрика махсус киемнәр тегү өчен дәүләт заказларын кабул итәргә әзер. Рамзан Кадыйров фабрика ачылу инвалидларга ярдәм итүнең бик яхшы чарасы булуын белдерде һәм министрлыкка массакүләм мәгълүмат чаралары аша тормышка ашырыла торган программалар турында халыкка җиткереп тору бурычын куйды.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры