Сәминә төрле кремнар кулланырга ярата икән. Бервакыт ул һәрдаим куллана торган кремның составын тикшереп карарга булган. Сәминә үзе өчен ачыш ясый: әлеге кремны җитештергәндә спирт кына түгел, хәтта чучка плацентасы да кулланыла икән. Нәтиҗәдә, мөслимә «Samina Pure» маркалы косметика чыгарырга карар кыла.
Хәләл косметика үткән айда сатуга чыкты. Продукция Австралиядә сертификация үткән, сатуга да шуннан китерелә. Бер тюбик крем 12 доллар тора. Ә хәләл косметика җыелмалары 85 доллардан башлана.
Хәзер Сәминәнең 500ләп даими клиенты бар. Аларның саны тагын да артыр дип көтелә, чөнки Бөекбританиядә 1 миллионнан артык мөслимә яши. Әлеге яңалык Сингапур, Малайзия, АКШта да зур кызыксыну уяткан, дип хәбәр итә «BBC» каналы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры