Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршында күптән түгел оештырылган Мөселманнарның хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Илһам Меражов ислам диненә тап төшерә торган язмалар бастыру өчен җаваплылыкка тарту мәсьәләсен күтәрергә кирәк, дип саный.
“Тискәре тәрбия бирү технологиясе гади, - ди И.Меражов. – Нәфис фильмнар һәм телевизион тапшыруларда ислам символлары һәм атрибутикасы фонында үтереш, кан коеш, деструктив идеология һәм геройларның ислам күзаллавы өчен хас булмаган карашлары күрсәтелә. Мәсәлән, азан әйтү фонында мөселманча киенгән, ләкин кулына автомат тоткан кешеләрне йә әфьюн сатучыларны күрсәтәләр”. Бу сүзләрне комитет җитәкчесе Мәскәүдә үткән “Яшьләр арасында экстремизм идеологиясен профилактикалауда ислам мәгарифе һәм хокукый тәрбиясе” конференциясендә җиткерде.
И.Меражов шулай ук сәясәтчеләр һәм журналистлар тарафыннан дөрес булмаган терминнарны куллануны урынсыз, дип атады: “Бүген “җиһад” һәм “террор” сүзләре арасында тигезлек куялар. Тиздән мөселман һәм әфьюн сатучы да бер үк төшенчә буларак кабул ителәчәк. Хокукый яктан дөрес булмаган “ислам террорчылыгы”, “ислам экстремистлыгы”, “исламистлар”, “шаһидәләр”, шулай ук “традицион” һәм “традицион булмаган” ислам терминнарын куллану дөрес түгел һәм алай булырга тиеш тә түгел”.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры