Бүген Мәскәүдә Хаҗ буенча советның чираттагы утырышы узды. Очрашуда Россия Федерациясе төбәкләрендәге мөфтиятләр һәм мөселманнарның координация үзәкләре, дәүләт хезмәтләре һәм ведомство вәкилләре катнашты. Очрашуда шулай ук Иран Республикасы илчелеге генераль консулы һәм Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчесенең киңәшчесе дә бар иде. Алар Россия хаҗиларына үз илләре аша узганда ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.
ТР мөфтиенең хаҗ һәм гомрә оештыру буенча урынбасары, “Идел-хаҗ” төбәкара оешмасы генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев хәбәр иткәнчә, Татарстанда быелгы хаҗга әзерлек тулы көченә алып барыла.
Хаҗиларның яртысын – очкыч, чиреген – катнаш юл, калган чиреген коры җир транспорты белән җибәрәчәкләр. Менингитка каршы вакцина Казанда җитәрлек күләмдә бар. Мәккә һәм Мәдинәдәге дүртенче категория кунакханәләр арендага алынган һәм алар өчен түләнгән.
Утырышта шулай ук Россия хаҗ миссиясе җитәкчесе итеп М.А.Гамзаев кандидатурасын билгеләү мәсьәләсе дә каралды. Бу хакта “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте хәбәр итә

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Республикасы Рәисе Апастагы «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты