Мәккәдәге «Әл-Хәрәм» мәчете имамы шәех Гадбел Рахман әл-Судейс дөнья җәмәгатьчелеген исламнан һәм мөселманнардан курыкмаска өндәде. Бөекбританиянең Блэкберн шәһәрендәге Tauheedul мәчетендә җомга вәгазе вакытында шәех «ислам ул тынычлык, яхшылык һәм дуслык гарантиясе» диде.
Tauheedul мәчете – Ланкашир графлыгында иң зурысы. Аны төзү Катар дәүләтеннән һәм җирле инвесторларга 3,5 миллион фунт стерлингка (5,37 миллион доллар) төшкән.
Вәгазе вакытында имам Европа мөселманнарын җирле кануннарны үтәргә өндәде. «Сез үзегез яшәгән җәмгыятьтә позитив һәм конструктив фактор булырга тиеш, - диде Әл-Судейс. – Сез бу җәмгыятьттәге стабильлек һәм тынычлыкны куркыныч астына куя торган гамәлләр кылмаска тиеш». Күршеләр белән мөнәсәбәтләрдә шәех пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.) үрнәк алырга кушты. Ул мөселманнарны ислам динендә булмаган кешеләр белән дә яхшы мөгамәләдә булырга өндәде. Бу – аларны исламга чакыруның иң отышлы юлы, дип хәбәр итә «Arab News» каналы.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәүлид-шәриф беренче тапкыр һиҗри хисап белән 600 нчы елда үткәрелгән
Татарстан Республикасы Рәисе Апастагы «Мирас» пансионатын ачу тантанасында катнашты
Мөселман яшьләре грантлар алды