Индонезия Галимнәр шурасы Швейцария һәм Кытайда җитештерелә торган менингитка каршы вакциналарны хәләл, ягъни мөселманнарга кулланырга яраклы, дип тапты. Бу хакта «The Jakarta Post» хәбәр итә.
Согуд Гарәпстаны хөкүмәте таләбе буенча, Мәккәгә хаҗ кылырга килүчеләр өчен менингитка каршы укол салу мәҗбүри. Чөнки бу инфекция күп кеше җыелган урында һава аша бик тиз тарала.
Хаҗ кылу өчен дөньяда иң зур квотасы булган Индонезиядә яшәүче мөселманнар моңа кадәр Бөекбританиянең «GlaxoSmithKline» фармацевтика корпорациясенең Бельгиядәге бүлегендә җитештерелгән вакциналардан файдаланалар иде. Әмма илнең Галимнәр шурасының бу вакцинада дуңгыз майлары бар дигән мәгълүмат алган. Индонезия хөкүмәте заказы буенча Галимнәр шурасы делегациясе Швейцариядәге «Novartis» һәм Кытайдагы «Tian Yuana» фармацевтика компанияләре заводларына юл тота һәм икесенең дә вакциналарын хәләл, дип таба.
Әмма ил җитәкчелеге «GlaxoSmithKline» җитештергән вакциналарны сатып алырга өлгергән. Аны ни эшләтәчәкләре әлегә билгесез.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит