Кабарда-Балкар республикасының Баксан ГЭСында шартлау булды. Шартлау машина залында килеп чыга. Кабарда-Балкар республикасы хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, бүген иртәнге 4.20 сәгать тирәсендә ГЭС бинасына шикле кешеләр бәреп керә. «Алар ике сакчы егетне үтергәннәр, станция хезмәткәрләрен кыйнаганнар. Смена башлыгы һәм аның ярдәмчесе хәзер хастаханәдә. Билгесез кешеләр станциянең машина залына шартлаткыч матдәләр куялар һәм аларны 5.20 сәгатьтә шартлаталар», - дип хәбәр иткән хокук сакчылары ИТАР-ТАСС агентлыгына.
«РусГидро»ның Кабарда-Балкардагы филиалы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, станциядә 4 шартлау була. Беренче шартлау 5.20 минутта яңгырый. Калган ике шартлаткыч матдә 5-10 минуттан соң хәрәкәткә килә. Ә дүртенче шартлау исә хокук сакчылары килеп, шартлаткычларны көчсезләндергәндә килеп чыга.
Хокук сакчыларының төп версиясе - террор акты. Хәзергә станция эшчәнлеге туктатылган. Баксан ГЭСы эшләүдән туктау Кабарда-Балкар республикасында электр энергиясенә кытлык китереп чыгармаячак, дип ышандыра белгечләр. Моның өчен башка электр станцияләрендә эш күләме арттырылган, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры