Согуд Гарәпстанындагы Король Сауд университеты каршындагы Яшьләрне өйрәнү үзәге вәкиле Низар Әл-Салех гарәпләрнең чит ил гражданнары белән корган гаиләләрен тикшергән. Нәтиҗәдә, галим шундый нәтиҗәгә килгән: гарәпләргә чит ил кешеләренә өйләнү зыянлы. Аларны кичекмәстән дәүләт югарылыгында тыярга һәм бары зур искәрмәләр булганда, ныклап тикшергәннән соң гына рөхсәт итәргә кирәк, ди Низар әфәнде.
«Чит ил кызларына өйләнгән гарәпләр еш кына хатыннарын, балаларын чит илләрдә калдырып кайта, аларның яшәвен кайгыртмый., – ди Әл-Салех. – Шулай итеп алар гаиләләренең ышанычын югалта. Бу гаилә кыйммәтләренә җиңел карауны күрсәтә һәм корольлекнең чит илләр каршында имиджын боза». Белгеч шулай ук чит ил кешеләренә өйләнүнең тискәре социаль нәтиҗәләре турында әйтә. Гади генә әйткәндә, Согуд Гарәбстаны туташларына җирле кияүләр җитми.
Согуд инфекционисты Габдел Газиз Әл-Чариб моңа өстәп, тагын чит ил гражданнары белән ңэлемтәләр корольлек гражданнарына СПИД, гепатит кебек йогышлы авырулар белән янавын әйтә, дип хәбәр итә Lenta.ru.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры