Бер ай элек Ош шәһәрендә булган канлы бәрелешләрдән соң илнең көньягында комендант сәгате кертелгән иде. Кичке якта шәһәрдә хәрәкәт итү буенча кертелгән чикләүләр бүген йомшартылган. Бу турыда комендантның матбугат хезмәтенә сылтама белән REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бүгеннән Ош өлкәсенең Ош, Өзген шәһәрләрендә һәм Араван, Кара Сөй районнарында комендант вакыты берничә сәгатькә кыскартыла. Хәзер кичке 22.00 сәгатьткә кадәр урамда йөрергә мөмкин. Комендант вакыты иртәнге 5.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Моңа кадәр 20.00 – 6.00 аралыгында урамда йөрү тыела иде.
Матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кыргызстанның көньягында хәлләр тотрыкланып килә. Авыл халкы уңыш җыярга тотынуы да комендант сәгате кыскаруга бер сәбәп булып тора. Шулай ук соңгы арада шәһәр халкы тыюларны киметүне сорап җитәкчелеккә мөрәҗәгать иткән.
Әмма Кыргызстанның көньягында комендант сәгате 10 августка кадәр дәвам итәчәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит