23 июльдә Грозныйда Төньяк Кавказ мөселман яшьләре өчен дини форум үтәчәк. Ул «Иман – тынычлыкка һәм бердәмлеккә илтүче юл» дигән шигарь астында үтәчәк. Форум эшчәнлегенә Төньяк Кавказ федераль округында яшәүче, үз төбәкләренең дини һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы мөселманнар җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә Чечня Президенты матбугат хезмәте.
Мәртәбәле кунак буларак форумга Чечня Президенты Рамзан Кадыйров, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев, Владикавказ һәм Ставрополь архиепискобы Феофан, Чечня парламенты рәисе Дуквах Габдрахманов кебек танылган дин вәкилләре чакырылган.
Әлеге форумның максаты – тәҗрибә уртаклашу, Төньяк Кавказ төбәкләрендәге әйдәп баручы мөселман эшлеклеләре арасында багланышлар булдыру, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм стандартлар булдыру.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит