Омский өлкәсе Муромцево бистәсендә беренче мәчет ачылды, дип хәбәр итә «Омск-Информ» мәгълүмат агентлыгы. Муромцевода мөселман диаспорасы шактый зур. Әмма моңарчы алар бәйрәмнәр вакытында күрше төбәкләрдәге мәчетләргә йөрергә мәҗбүр булган.
Хәзер исә җирле мөселманнарга җомга намазларын да, Корбан һәм Ураза гаете намазларын үз бистәләрендә уку мөмкинлеге тудырылды. Иман йорты өчен җир кишәрлеген җирле хакимият бүлеп биргән. Төзелеш исә җирле халык көче белән алып барылган. Мәчетне ачу тантанасы Муромцево халкы өчен чын бәйрәмгә әверелгән. Мөселманнарның шатлыгын уртаклашырга Муромцево районында яшәүче мөселманнар, күрше авыллардан һәм өлкә үзәгеннән кунаклар килгән.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит