Владимир мөселманнары Касыйм шәһәренә кунакка килгән. Кунакка бару өчен алар җәйнең иң матур көннәренең берсен - 18 июльне сайлаган.
Владимир мөселманнары делегациясен шәһәрнең имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Ибраһимов туплап алып килгән.
Кунаклар Касыйм шәһәренә биредәге дин кардәшләренең тормыш рәвеше белән танышу максатыннан килгән. Аларны шәһәрнең имам-мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Бултачеев кабул иткән. Аларны Рәшит хәзрәт шәһәрдәге һәм өлкәдәге ислам торышы белән таныштырган. Шулай ук кунакларга 1467 елда төзелгән хан мәчетен, туган якны өйрәнү музеен, самаварлар музеен күрсәткәннәр.
Көн дәвамында Владимир мөселманнары Касыймның тарихы, бүгенгече белән танышкан, шәһәрдәге ислам динен тотучылар белән очрашулар үткәргән, дип хәбәр итә «Касыйм мөселманнары» сайты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит