Хәзер Казаннан Бөгелмәгә очу 350 сум гына торачак. Бу турыда «Ак Барс Аэро» ачык акционерлык җәмгыяте хәбәр итте. Шулай ук кичә әлеге авиакомпания Татарстан башкаласыннан башка шәһәрләргә очу мөмкинлеге барлыкка килү турында да белдерде.
Компания «Bombardier CRJ200LR» маркалы очкычлар сатып алган. Аларның тизлеге 850 км/сәг., сыйдырышлылыгы - 50 кеше. Бүген очкычлар «Бегишево» аэропортыннан, Бөгелмәдән, Чиләбедән һәм Пензадан Мәскәүгә, Санкт-Петербургка һәм Сочига оча. Рейслар 70% ка кадәр тула.
Казаннан (очкыч башта Бөгелмәдән Казанга оча) Санкт-Петербургка (сишәмбе һәм пәнҗешәмбе), Новосибирскига (дүшәмбе һәм җомга), Геленджикка (шимбә) рейслар оештырылган.
«Казан-Бөгелмә» рейсы буенча исә очкычлар чәршәмбе һәм якшәмбедән кала барлык көннәрдә дә оча. Аның бәясе - 350 сум гына. Әйтергә кирәк, Казаннан Бөгелмәгә автобус билеты 500 сум тора.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит