Франциянең төньяк-көнбатышында урнашкан Канн шәһәре янында төзелеп килә торган мәчет диварына билгесез кешеләр ислам диненә каршы лозунглар язганнар, свастика ясаганнар. Вәхшиләр мәкерле эшләрен ил Хөкүмәте җәмәгать урыннарында пәрәнҗә киеп йөрүне тыю турында канун кабул итүнең икенче көнендә үк башкарганнар.
Иммиграция министры Эрик Бессон бу эшне «куркаклык һәм акылсызлык», дип атады. Министр «Халыкара Франция радиосы»на биргән әңгәмәдә: «Үземнең моны сыйдыра алмавымны ничек җиткерергә дә белмим. Франция һәрвакыт иммиграция һәм интеграция иле булды һәм шундый булып кала бирә».
Әмма соңгы арада Франциядә иммиграция мәсьәләләре бик кискен тора. Ил җитәкчелеге түбән рейтингларын исламга каршы чаралар белән күтәрергә тырыша. Бу исә мөселманнар арасында каршылык тудыра. Ә мөселманнарга каршы радикаль хәрәкәтләр әледән әле динара мөнәсәбәтләргә кискенлек өсти. Министр сүзләренчә, мөселманнарны кимсетә торган язулар берничә мәчеттә һәм зиратларда да табылган, дип хәбәр итә IslamNews сайты.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры