«Facebook» социаль челтәрендә утыручы 2,5 миллион мөселман кулланучы 21 июльдә сайтны ташлап чыгып китәргә вәгъдә итә. Алар бу турыда сайтта хәбәр калдырган. Мөселманнар шушы рәвешле сайт җитәкчелегенең ислам төркемнәрен ябуына ризасызлыгын белдерә.
Күптән түгел генә сайт җитәкчелеге 1,6 кеше керә торган ислам турындагы, 600 мең кулланучы карый торган Рамазанга багышланган, 200 мең кеше карый торган «Мөхәммәдкә мәхәббәт» һәм Коръән серләре турындагы битләрне ябарга булган.
Кулланучылар әлеге битләрне яңадан кайтаруны таләп итә. Чөнки алар сайтны куллану кагыйдәләренә каршы килми, радикаль фикерләр җәелдерми, дип белдерә алар. Әлеге таләп үтәлмәгән очракта, сайт 2,5 миллион кулланучысын югалтырга мөмкин, дип хәбәр итә xakep.ru сайты.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит