Әзәрбайҗанда хәзер исемнәр рөхсәт ителгән һәм тыелган төрләргә аерылачак. Мондый исемлек төзү турында Милли Фәннәр Академиясе каршындагы Мәгълүмати технологияләр институты директоры "Trend” сайтына хәбәр иткән.
Алигулиев әфәнде сүзләренчә, әлегә илнең алдынгы галимнәре исемнәрне анализлый. Анализ тәмамлангач, исемлек Юстиция министрлыгына тапшырылачак. Иң кызы, исемнәрне «светофор» механизмы буенча төркемлиләр.
«Светофор» принцибы түбәндәгедән гыйбарәт. Әзәрбайҗан халкының милли-мәдәни кыйммәтләренә туры килә торган исемнәр «яшел» исемлеккә кертеләчәк һәм бу исемнәрне сабыйларга кушуда чикләүләр булмаячак. «Сары» исемлеккә исә кушырга киңәш ителмәгән исемнәр кертелгән. Алар арасында – ямьсез яңгырашлы, кимсетү тудырырлык исемнәр. Өченче, «кызыл» исемлеккә исә бөтенләй тыелган исемнәр кертеләчәк. «Кызыл» исемнәр арасында әзәрбайҗан халкы язмышын тискәре йогынты ясаган, мәгънәви яктан ямьсез, мәгънәсез исемнәр булачак.
Исемнәр кушуның яңа механизмы бу ел ахырында ук гамәлгә кертелер, дип планлаштырыла.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры