Кайбыч районының Ябалак авылында тиздән яңа мәчет сафка басачак. Аллаһ йорты авылның татарлар яши торган өлешендә урнашкан.
Шушы көннәрдә мәчетнең манарасын урнаштыру тантанасы булып үтте. Хәзер исә Мамадыш районыннан килеп эшләүче төзүчеләр түбә ябу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Мәчетнең түбәсен яңа төзелеш материаллары белән ябу күздә тотыла. Бу эштә төзүчеләр чирәп (черепица) кулланырга ниятләп тора.
Сүз уңаеннан, мәчетнең дивары кызыл түгел, ә аксыл-көрән төстәге кирпечтән эшләнгән. Инде хәзердән үк мәчет авылга ямь биреп тора. Аның ачылуы авылда яшәүче мөселманнар өчен зур сөенеч булачак, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры