РФ Дәүләт Думасы тартучыларны тагын да киметергә җыена. Депутатлар машинада тартуны пассажирларга да тыярга җыена. «Тәмәке тартуны чикләү турындагы» законга тиешле төзәтмәләр кертү турындагы тәкъдим Дәүләт Думасына кертелде.
Яңа төзәтмәләр кертелгән очракта машина йөртүчегә генә түгел, ә салонда кечкенә бала булган очракта, пассажирларга да тәмәке тарту тыелачак. Әлеге шартны бозган очракта, 500-700 сум күләмендә штраф салу каралган.
Шулай ук күп яруслы машина кую урыннарында һәм трасса тирәсендәге ял мәйданнарында да тарту өчен махсус урыннар билгеләү тәкъдиме бар. Төзәтмәләр кабул ителгән очракта, башка кешеләргә уңайсызлык тудырмас өчен шул урыннарда гына тарту рөхсәт ителәчәк.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит