Саба муниципаль районында тагын бер мәчет сафка басты, дип хәбәр итә “Саба таңнары” хәбәрчеләре. 67 торак пункттан торган районда бусы - 45 нчесе, берничә көннән исә тагын ике сәҗдә йорты сафка басачак.
Яңа төзеп тапшырылган мәчет Мичәнбәш авылында. Тагын икесе Оет һәм Мамалай авылы халкын сөендерәчәк. Моңа чаклы Мичәнбәш халкына авыл медпунктының үзгәртеп ясалган бинасында гыйбадәт кылырга туры килә. Шушы авылда туып-үсеп, хәзерге вакытта Шәмәрдәндә яшәүче Илсур Сафиуллин (төп иганәче) быел шул ук урында агачтан чын мәгънәсендә Аллаһ йорты төзеп, авылдашларына бүләк итте. Мәчетне ачу тантанасына кунаклар күпләп килгән иде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары Илдүс хәзрәт Фәиз, муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе, райондагы дин эшләре кураторы Расих Сабиров, район мөхтәсибәте вәкиле Илдар Яхъя, якын-тирә авыллардан имам-хатыйблар. Беренче азанны Шәмәрдәннең 2 нче мәхәлләсе имам-хатыйбы Раиф хаҗи Закирҗанов әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры