Франциядә пәрәнҗәне тыйсалар, Болгариядә мөслимәләргә яулык япкан килеш паспортка фотога төшәргә рөхсәт ителде.
Болгариянең Смолянски өлкәсе мөфтие Нәҗми Дыбов Куркынычсызлык министрына хат җибәргән иде. Әлеге хатта мөслимәләргә ни өчен яулыксыз фотога төшәргә ярамаганлыгы аңлатылган, җитәкчелектән яулыктан фотога төшүне рәсми рәвештә рөхсәт итү соралган иде.
Төбәк хакимияте әлеге хатка шунда ук игътибар итә. Мөфтинең мөрәҗәгате уңай карала. Хәзер мөслимәләргә паспорт өчен яулыктан гына да фотога төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә «Исламский портал» сайты.
Novinite Болгар мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җитәкчелек вәкиле Мирослав Стоянов исә бу уңайдан мөселманнарның мөрәҗәгатен рәсми органнар беркайчан да игътибарсыз калдырмый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ил гражданнарының хокукы һәрвакыт сакланырга тиеш. Өстәвенә, бер генә законда да яулыктан фотога төшәргә ярамый, дип язылмаган.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит