Бүген 15.00 сәгатьтә Казан белән Мәскәү арасында «Катнаш никахлар: бу турыда россиялеләр нәрсә уйлый» дигән темага видеоконференция булачак. Видеоконференциядә Мәскәүдәге Россия Фәннәр академиясендәге Психология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Маховская һәм ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнаша.
Күптән түгел генә Россия катнаш никахлар темасына сораштыру үткәрелгән. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, катнаш никахларга каршы булучыларның саны елдан-ел арта бара икән. Күпләр башка дин яки милләт вәкиле белән гаилә кору бәхеткә китерми, дип саный. Шул ук вакытта мәхәббәт көчле булса, булачак тормыш иптәшеңнең дине дә, милләте дә мөһим түгел, дип уйлаучылар да бар.
Наилә ханым белән Ольга ханым әлеге мәсьәләгә психология һәм дин ягыннан аңлатма кертәчәкләр.
Конференция Мәскәүдә «РИА «Новости»ның матбугат үзәгендә, ә Казанда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үтәчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры