Россия Мөфтиләр советы департаментлары һәм башка мөселман оешмалары адресына төрмәләрдән мөселманнарның хокуклары бозулына зарланып, хатлар килә, дип хәбәр итә Мөфтиләр советының рәсми сайты.
«Новые Известия» газетасында бастырылган язма бу мәгълүматны дәлилли генә. Язмада Ислам динен тотучыларның төрмәләрдә хокуклары бозылу очраклары турында язылган. Мисал буларак, Архангельски өлкәсендәге төрмәләрдәге вазгыять китерелгән.
Россия мөфтиләр советы һәм ФСИН арасында 2010 елның язында хезмәттәшлек турында килешү төзелә. Хәзерге вакытта Мөфтиләр советының социаль һәм хәйрия эшчәнлекләре буенча департаменты ФСИН белән берлектә һәр хат буенча тикшерү үткәрә. Мөфтиләр советында бу хезмәттәшлек уңай нәтиҗәләргә китерәчәгенә ышаналар.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры