Забайкальеда «Таблиги Җәмәгать» хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесенә каршы җинаять эше судка тапшырылган. Читада яшәүче 32 яшьлек Нургази Кыдыралиев «тыелган җәмәгать яисә дини оешма эшчәнлеген оештыру»да гаепләнә, дип хәбәр итә Забайкалье өлкәсе прокуратурасы матбугат үзәге.
Тикшерүчеләр әйтүенчә, Кыдыралиев «Таблиги Җәмәгать»кә 2004-2005 елларда килеп кушылган. Бу вакытта ул Кыргызстанда яшәгән. Читага күченеп килгәч, ул, бу хәрәкәтнең Россиядә тыелган булуын белә торып, эшчәнлеген дәвам итә. Кыдыралиев «Таблиги Җәмәгать»нең идеологиясен үз эченә алган «Фазаил Амали» китабын пропагандалаган.
2010 елның 15 мартында бу хәрәкәтнең эшчәнлеге туктатыла.«Таблиги Җәмәгать»нең Россия территориясендә законсыз рәвештә яшәүче 20 әгъзасы кулга алына. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, хәрәкәт вәкилләре Россядә гасырлар буе формалашып килгән традицион исламны радикаль хәрәкәтләр белән алыштырырга телиләр.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры