Франция парламентының түбән палатасы бүген җәмәгать урыннарында пәрәнҗә киюне тыя торган закон проектын тикшерә. Бу канун бик зур шау-шу куптаруга карамастан, белгечләр аны кабул ителер, дип исәпли.
Бу уңайдан Милли ассамблея бинасында саклык чаралары көчәйтелгән. Мондый гауга куптарган закон проекты Франциядә соңгы арада булмады. Сораштырулар күрсәткәнчә, франциялеләрнең күпчелеге җәмәгать урыннарында пәрәнҗә киюне тыю яклы. Әмма Европа илләре арасында иң зур мөселман диаспорасы булган Франциядә (якынча 5-6 миллион кеше) бу мәсьәлә берьяклы гына хәл ителә алмый. Кайбер белгечләр хәтта бу канунны кабул итү радикаль хәрәкәтләргә этәргеч булачак, дип фаразлый.
ИТАР-ТАСС бу мәсьәләне хәл ителгән, дип саный. Чөнки уң партияләр социалистлар белән уртак тел таба алган. Тавыш бирү Мәскәү вакыты буенча 17 сәгатьтән соң башланырга тиеш.
Әгәр дә бүген түбән палатада канун кабул ителсә, пәрәнҗәнең киләчәге Сенат һәм Дәүләт Советы тарафыннан хәл ителәчәк.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры