Яңа уку елыннан Новосибирскида мөселманнар өчен «Иман нуры» дигән яңа мәктәп эшли башлый. Бүгенгә ул мәктәпкә әзерләү бүлегенә 3 яшьтән 5 яшькәчә балаларны һәм 1-4 сыйныфларга укучыларны кабул итәргә әзер. Оештыручылар әйтүенчә, алдагы елларга өлкән сыйныфларга да балалар туплау күздә тотыла. Гомуми фәннәрдән кала, балаларга ислам нигезләре, гарәп теле һәм тәҗвид кагыйдәләре дә укытылачак.
Мондый мәктәп ачу фикере белән Новосибирскида яшәүче мөселманнар чыккан. Аларның бу омтылышын өлкәнең Диния нәзарәте, җирле һәм өлкә хакимияте хуплаган, төрлечә ярдәм иткән. Шәһәр мэриясе исә яңа мәктәпкә яңа җиһазлар да бүләк иткән. Мәктәп өчен шәһәр үзәгеннән зур, уңайлы бина арендага алынган.
«Иман нуры» мәктәбен оештыручыларның берсе Наталья Баженова сүзләренчә, Новосибирски элек-электән фән һәм мәдәният үзәге булып тора. Әлеге мәктәп балаларга рухи һәм акыл ягыннан үсәргә ярдәм итәчәк. сүз уңаеннан, шәһәрнең архивында 1924 елга кадәр ике мөселман мәктәбе булу турында да мәгълүматлар табылган, дип хәбәр итә IslamNews.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры