Израиль җитәкчелеге Газага тагын бер корабны кертмәгән. Ул Ливиядән гуманитар йөк алып килгән кораб булган. «Амалтея» дип аталган кораб Молдавия байрагы астында йөзгән. Әмма аны Муамар Каддафи фонды яллаган булган. «Амалтея» үткән шимбәдә Грециядәге Лаврио портыннан Газага таба юл алырга тиеш иде.
Тел-Авив корабны Газага кертмәячәген белдергән. Ә Израиль тышкы эшләр министры Греция һәм Молдавия Тышкы эшләр министрлыклары вәкилләре белән сөйләшкәннән соң, корабның маршруты үзгәртелгән. Нәтиҗәдә, ул Мисырга, Әл-Ариш портына юл алган, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Муамар Каддафи фонды хәбәр иткәнчә, «Молдова байрагы астында йөзгән корабка 2 мең тонна азык-төлек һәм медицина препаратлары төялгән» булган. «Амалтея»ның экипажы 12 кешедән тора. Алар арасында 10 Ливия гражданины, бер нигерияле һәм бер Марокко вәкиле бар. Корабта шулай ук Палестина халкына теләктәшлек күрсәтергә инициатива белдергән 15 активист бар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит