Иртәгә Мәккәдә изге Кәгъбәтулланы юачаклар. Әлеге җаваплы эшне Габдулла патша рөхсәте белән принц Халид әл-Фейсал башкарачак, дип хәбәр итте патшаның урынбасары Мөхәммәд бин Нәмир әл-Хузаййәм.
Принц Халидкә бу эштә Президиум башлыгы шәех Салих бин Габдул Рахман әл-Хөсәен һәм Кәгъбәтулланы саклаучы шәех Габдел Газиз әл-Шәйби дә ярдәм итәчәк. Изге йоланы күзәтергә дипломатлар һәм гарәп илләреннән зур кунаклар килүе дә көтелә.
Иң башта Габдел Газиз Әл-Шәйби тантаналы төстә Кәгъбәтулла капкаларын ачачак. Аннан соң принц Халид изге йортның идәнен зәмзәм суы белән юачак.
Әлеге йола Мөхәммәд пәйгамбәрнең сөннәте булып санала. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) дә үз вакытында әлеге йоланы башкарган: зәмзәм суы белән Кәгъбәтулланың идәнен һәм диварларын юып чыгарган. Йоланы даими үтәү Габдел Газиз патша заманыннан гадәткә кереп калган. Хәзер исә Кәгъбәтулланы елга ике тапкыр - Шәгъбән аенда һәм Мөхәррәм аенда - юалар, дип хәбәр итә www.siasat.com сайты.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры