Мәскәү сәяхәтчеләре Татарстанга килергә җыена. Юл мәшәкатьләре инде башланган.
Татарстан белән танышырга теләүчеләр юлга 17 июльдә кузгалачак. Әлеге чараны оештырган «Сәяхәтчеләр Клубы»на йөрүче яшьләр Татарстанның барлык районннарында да булырга хыяллана. Аларның максаты - Татарстан белән якыннанрак танышу, татар тормышының кызыклы якларын ачу, республикадагы матур урыннарны күреп кайту һәм аны башка төбәктә яшәүчеләргә дә җиткерү.
Экспедиция «Татарстан - контрастлар республикасы» дип атала. Ул тугыз көн дәвам итәчәк. Сәяхәтчеләр нәкъ менә республикадагы диннәр, халыклар, мәдәниятләр төрлелеген күрергә, аларның ничек үзара дус яшәве серенә төшенергә тырыша. Моның өчен алар зур шәһәрләрдә дә, кечкенә авылларда да булырга, зур сәнәгать үзәкләрен дә күреп кайтырга тели. Маршрутка барлыгы 23 пункт кертелгән. Алар арасында мөселманнар өчен изге саналган Болгар шәһәр-тыюлыгы да бар. Шулай ук исемлеккә Казан, Чаллы, Алабуга, Кама Аланы, Чистай шәһәрләре, Свияга тыюлыгы, Раифа монастыре да кертелгән.
Моңа кадәр «Сәяхәтчеләр Клубы» Карелия, Псков һәм Калуга өлкәләренә дә шушындый ук сәяхәтләр оештырган булган, дип хәбәр итә «Татарлар» сайты.

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры