10 июльдә Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында мәчет ачылды. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, 5 июльдә Районның Күгәрчен авылында мәчет ачылу турында хәбәр иткән идек инде. Бер ай эчендә бу - районда яңа ачылган икенче мәчет.
Мәчет ачылу тантанасына Трой Урай авылы халкы җыелган иде. Тантананы Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов җитәкләде. Шулай ук мөселманнарның шатлыгын бүлешергә ТР Диния нәзарәте вәкилләре, район җитәкчелеге, күрше-тирә авыллардан мөселманнар, район мәчетләрендә эшләүче имамнар да килгән иде.
Мәчет тулысынча иганәчеләр акчасына төзелгән. Анда зур намаз уку залы, уку кабинеты, уңайлы тәһарәтханә бар.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды