Башкортстанда II Хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе үтәчәк. Башкортстан Диния нәзарәте карамагандагы «Хәләл» комитеты рәисе Тимур Шәңгәрәев сүзләренчә, быел күргәзмә Мәләвез шәһәрендә оештырыла. Күргәзмәне ачу тантанасы 7 августка тәгаенләнгән.
Күргәзмәгә Башкортстан Диния нәзарәте карамагандагы «Хәләл» комитетында сертификация үткән хәләл җитештерүчеләр катнашачак. Бүгенге көндә мондый оешмалар республиканың үзендә 15ләп. Шулай ук Белгород, Екатеринбург, Чиләбе өлкәләрендә дә мондый җитештерүчеләр бар.
Кунак буларак күргәзмәгә Мәскәү һәм Татарстаннан делегацияләр килү көтелә. Алар катнашында күргәзмә кысаларында төрле семинарлар, киңәшмәләр үткәрү күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, I Хәләл продукция күргәзмә-ярминкәсе Башкортстанда быелның мартында үткәрелгән иде. Ул күргәзмә Дүртөйледә оештырылды. Анда бик күп төрле хәләл продукция тәкъдим ителде, күргәзмә уңышлы үткән иде, дип хәбәр итә «Башинформ».

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Кадер кичәсе якынлаша
Ураза - ач тору гына түгел
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Туган кырларымның әремнәре
Ятимнәр йорты булмаска тиеш
Тәүбә ит