Мәскәү өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте төбәк Сабан туе үткәрергә ниятли. Бу уңайдан мохтарият татар эшкуарларына Сабантуйны оештыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Сабантуйны Мәскәү өлкәсенең Төньяк-Көнчыгыш округы Татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра. Бәйрәмне 10 июль көнне Лианозово паркында үткәрү күздә тотыла. Сабантуй көндезге 11.00 сәгатьтә башланачак һәм 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәйданга килү өчен башта метрода Алтуфьев тукталышына кадәр, аннан 92, 774 нче автобусларда «Лианозово паркы» тукталышына кадәр барырга кирәк.
Сабантуй үткәрүчеләргә ярдәм итәргә теләүчеләр Мәскәү өлкәсенең Төньяк-Көнчыгыш округы Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Шамил Шиһабетдиновка мөрәҗәгать итәргә мөмкин: тел.: +79030114687; chypyrtak@gmail.com

Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөслимәнең эш шартлары
Хикмәт яшьтәме?
Гаиләнең нуры